Мукмин-Каратайская сельская библиотека - филиал № 19
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088-19/
  • Телефон: юк
  • E-mail: len.bibl19@tatar.ru
  • Адрес: 423284, Лениногорский р-н, с.Мукмин-Каратай, ул.Механизаторов, 31б. Режим работы: ежедневно с 13.00 до 17.00 ч. Выходной: воскресенье.

«Балаларга сугыш турында укыйбыз» халыкара акция

     6 май көнне Мөэмин-Каратай авылы китапханәсе Самара өлкәсе балалар китапханәсе тарафыннан Бөек Җиңү көненә багышлап оештырылган  «Балаларга сугыш турында укыйбыз» халыкара акциягә кушылды.

Акциянең төп максаты – Бөек Ватан сугышы турында язылган балалар әдәбиятының иң яхшы үрнәкләре мисалында балалар һәм яшүсмерләр арасында патриотик хисләр тәрбияләү.

 Укучылар һәм яшүсмерләр Бөек Ватан сугышы турында Анатолий Митяевның «Өчпочмаклы хат», җирле шагыйрь – авыл китапханәчесе Таһир Шәмсуаровның «Яу кырыннан хатлар”, Ш. Мостафинның “Хәтер яктысы”, К.Симоновның “Сын артелириста”, “Дети герои Великой Отечественной войны” китапларын укыдылар.

 Фикер алышканда акциядкатнашучылар бик күп сораулар бирделәр һәм үзләренең бабайларының һәм әбиләренең сугыш көннәре турында сөйләделәр. Соңыннан укучылар өчен «Сугыш турында нәрсә беләсең?» дип исемләнгән викторина үткәрелде.