Мукмин-Каратайская сельская библиотека - филиал № 19
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088-19/
  • Телефон: юк
  • E-mail: len.bibl19@tatar.ru
  • Адрес: 423284, Лениногорский р-н, с.Мукмин-Каратай, ул.Механизаторов, 31б. Режим работы: ежедневно с 13.00 до 17.00 ч. Выходной: воскресенье.

«Начар гадәтләр һәм аларга каршы көрәш» / медицина хезмәткәре белән очрашу

     6 май көнне Мөэмин – Каратай авылы китапханәсендә балалар һәм яшүсмерләр, медицина хезмәткәре катнашында «Начар гадәтләр һәм алар каршы көрәш»дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Чараның максаты: зарарлы гадәтләр һәм аларның сәламәтлеккә йогынтысы турында күзаллау, шәхесне үстерү һәм кешенең үз-үзен тотышы.Медицина хезмәткәре балаларга һәм яшүсмерләргә, начар гадәтләрне җиңмәсәк, алар безне җиңәчәкләрен, аларның нәтиҗәләре һәм алар белән көрәшүләре хакында сөйләде. Очрашуда шулай ук сәламәт яшәү рәвеше алып бару, рациональ туклану, физик активлык, гигиена кагыйдәләрен үтәү, чыныгу турында да фикер алыштылар. Әңгәмә барышында тема буенча әдәбиятка күзәтү ясалды. Чара ахырында китапханәче укучыларны сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, начар гадәтләргә бирешмәскә чакырды.