Мукмин-Каратайская сельская библиотека - филиал № 19
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088-19/
  • Телефон: юк
  • E-mail: len.bibl19@tatar.ru
  • Адрес: 423284, Лениногорский р-н, с.Мукмин-Каратай, ул.Механизаторов, 31б. Режим работы: ежедневно с 13.00 до 17.00 ч. Выходной: воскресенье.

“Нәни илнең олы шагыйре”/ әдәби-музыкаль кичә

     19 апрельдә Мөэмин-Каратай мәдәният йортында авыл китапханәсе белән берлектә танылган шагыйрь Таһир Шәмсуаровка  65 яшь тулуга багышланган “Нәни илнең олы  шагыйре” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә оештырылды. Әлеге чарага Лениногорск районының 12 авылыннан шагыйрьнең дуслары, язучылар, артистлар, музыкантлар, китапханәчеләр килгән иде. Кичәдә шагыйрьнең шигырьләре һәм аның сүзләренә иҗат ителгән җырлар яңгырады. Шулай ук Таһир Шәмсуаров иҗатына багышланган “Төбәгебезнең талантлы шәхесләре” китап күргәзмәсе дә беркемне дә битараф калдырмады. Килгән кунаклар әлеге чарадан бик канәгать калдылар.