Мукмин-Каратайская сельская библиотека - филиал № 19
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088-19/
  • Телефон: юк
  • E-mail: len.bibl19@tatar.ru
  • Адрес: 423284, Лениногорский р-н, с.Мукмин-Каратай, ул.Механизаторов, 31б. Режим работы: ежедневно с 13.00 до 17.00 ч. Выходной: воскресенье.

«Театр яктылыкка, нурга илтә»

2019 ел Россиядә Театр елы дип игълан ителде. 27 мартта гадәттәгечә Бөтендөнья театр көне билгеләп үтелә. Мөэмин-Каратай авыл китапханәсе дә бу вакыйгадан читтә калмады, бу көнне мәдәният йорты сәхнәсендә авылдашларга китапханәче Таһир Шәмсуаров пьесасы буенча «Яу кырыннан хатлар» спектакле премьерасы тәкъдим ителде. Пьеса авторның «Яу кырыннан хатлар»китабы буенча язылды. Пьесаның төп герое-Мөэмин-Каратай авылында туып-үскән, лейтенант, политрук Ярми Шәймөхәммәтов. Сугыштан соң улы әтисе каберенә эзләп таба... Спектакль беркемне дә битараф калдырмады.