«Әсәрләрендә халкым язмышы»
Мөэмин-Каратай авылы китапханәсендә 18 март көнне татар язучысы Вахит Имамовка 65 яшь тулуга багышланган «Әсәрләрендә халкым язмышы» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Китап сөючеләр язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар. Күргәзмәдә язучының «Утлы дала», «Тозлы яра», «Сәет Батыр», «Нәзер», «Ир канаты» һәм башка китаплары тәкъдим ителде.