Мукмин-Каратайская сельская библиотека - филиал № 19
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088-19/
  • Телефон: юк
  • E-mail: len.bibl19@tatar.ru
  • Адрес: 423284, Лениногорский р-н, с.Мукмин-Каратай, ул.Механизаторов, 31б. Режим работы: ежедневно с 13.00 до 17.00 ч. Выходной: воскресенье.

«Киң колачлы язучы»

Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы кысаларында 16 март көнне Мөэмин-Каратай авыл китапханәсендә Гаяз Исхакый һәм Эдуард Касыймов исемендәге әдәби премияләр лауреаты, «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» татар язучысы Вахит Имамовның иҗатына багышланган «Киң колачлы язучы»  дип исемләнгән әдәби диспут үткәрелде. В. Имамов тарихи темаларга яза. Ул-реаль вакыйгаларга нигезләнгән 15 китап авторы. Аның тугыз хикәядән һәм бер повестьтан төзелгән «Канатлар» исемле беренче китабы 1988 елда дөнья күрә. Өч елдан соң яшь прозаикның икенче китабы — «Васыять» басылып чыга. Җыентыктагы әсәрләр авыл халкының сугыштан соңгы тормышы турында сөйли. Авторга танылу алып килгән тарихи әсәрләр -  «Татарларның яшерен тарихы» һәм «Утлы дала» китаплары. Чара барышында «Ир канаты», «Нәзер " повестьларыннан өзекләр укылды.