Мукмин-Каратайская сельская библиотека - филиал № 19
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088-19/
  • Телефон: юк
  • E-mail: len.bibl19@tatar.ru
  • Адрес: 423284, Лениногорский р-н, с.Мукмин-Каратай, ул.Механизаторов, 31б. Режим работы: ежедневно с 13.00 до 17.00 ч. Выходной: воскресенье.

“Матурлык бүләк итүче”

15 март көнне Мөэмин - Каратай авылы китапханәсендә балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы кысаларында татар язучысы Әмирхан Еникинең 110 еллыгына багышланган "Матурлык бүләк итүче" дип исемләнгән чара үткәрелде. Ә. Еники күп кенә хикәя һәм повесть авторы буларак киң танылган шәхес. «Гөләндәм туташ хатирәсе”, “Йөрәк сере”, “Рәшә”, “Бер генә сәгатькә”, “Туган туфрак”, “Әйтелмәгән васыять”  һ.б. әсәрләре язучы иҗатында зур урын алып тора. Язучы үзенең күп кенә әсәрләрен хатын-кызларга багышлый, аларның хезмәтен югары бәяли. Укучылар язучының биографиясе һәм иҗаты, шулай ук китаплары белән таныштылар, "Әйтелмәгән васыять" әсәрләреннән өзек укыдылар. Китапханәче Шәмсуаров Т. Я.  төп герой-Ак әбинең туган җиреннән аерылуы һәм хәвефле халәте турында сөйләде (" Әйтелмәгән васыять") .