«Самат Шакир әсәрләрендә сугыш кайтавазы»
15 март көнне балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы кысаларында Мөэмин-Каратай авыл китапханәсендә татар шагыйре, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, фронтовик язучы һәм шагыйрь Самат Шакирның тууына 95 ел тулуга багышлап «Самат Шакир әсәрләрендә сугыш кайтавазы»дип исемләнгән шигъри кәеф кичәсе уздырылды. Китапханәче Шәмсуаров Т. Я. яшьләрне шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Чарада шагыйрьнең шигырьләре укылды. Шулай ук С. Шакир әсәрләреннән китап күргәзмәсе дә оештырылды. Очрашу шагыйрьнең иҗатын тирәнрәк аңларга һәм бәяләргә ярдәм итте.