Мукмин-Каратайская сельская библиотека - филиал № 19
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088-19/
  • Телефон: юк
  • E-mail: len.bibl19@tatar.ru
  • Адрес: 423284, Лениногорский р-н, с.Мукмин-Каратай, ул.Механизаторов, 31б. Режим работы: ежедневно с 13.00 до 17.00 ч. Выходной: воскресенье.

«Хатын-кызга чәчәк бирегез»

Яз белән бергә безгә матур бәйрәм – Халыкара хатын-кызлар көне 8 Март якынлаша. Бу көнне кояш күңелләрне хатын –кызларның эчкерсез елмаюлары белән җылыта. Шул уңайдан 6 март көнне Мөэмин-Каратай мәдәният йорты хезмәткәрләре, авыл китапханәсе белән берлектә Түбән Чыршылы авылы клубында Хатын - кызлар көненә багышлап «Хатын-кызга чәчәк бирегез» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрделәр. Мөэмин-Каратай авылы мәдәният йортының үзешчән сәнгать осталары  мәгьнәле җырлар һәм төрле халыкларның бию үрнәкләре аша тамашачыларга күтәренке кәеф бүләк иттеләр. Кичәне алып баручы китапханәче Таһир Шәмсуаров гүзәл затларыбызны хатын-кызларга багышланган яңа шигырьләре белән таныштырды.  Бу искиткеч бәйрәмдә безнең тормышыбызны җылылык, матурлык һәм кайгыртучанлык белән тутыручы гүзәл хатын-кызларыбызга рәхмәт сүзләре, котлаулар һәм теләкләр яңгырады. Тамашачылар артистлар чыгышыннан бик кәнәгать калдылар. Әдәби-музыкаль кичә матур тәэсирләр калдырды!