Мукмин-Каратайская сельская библиотека - филиал № 19
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088-19/
  • Телефон: юк
  • E-mail: len.bibl19@tatar.ru
  • Адрес: 423284, Лениногорский р-н, с.Мукмин-Каратай, ул.Механизаторов, 31б. Режим работы: ежедневно с 13.00 до 17.00 ч. Выходной: воскресенье.

«Наркотикларга каршы көрәш»

     27 февраль көнне Мөэмин-Каратай авыл китапханәсендә «Наркотикларга каршы көрәш» дигән темага әңгәмә үткәрелде. Әлеге чараның максаты-яшьләрдә чит кешеләргә каршы тора белү, наркотик куллануга җәлеп ителгән очракта үз позицияләрен оптималь ысуллар белән кире кагу һәм яклау. Чарада сүз яшьләр арасында аеруча киң таралган наркомания проблемасы турында барды. Әлеге чарада 7, 8 нче сыйныф укучылары һәм яшьләр катнашты. Катнашучылар наркотик куллануга каршы көрәш ысуллары, потенциаль хәлләр турында фикер алыштылар. Укучылар һәм яшьләр, танышлары яки дуслары наркотикларга тартылганда һәм ярдәм сорап кая мөрәҗәгать итәргә, үзеңне ничек тотарга икәнен белделәр. Йомгак ясап, китапханәче укучыларны әлеге темага багышланган «Наркотикларга каршы көрәш» исемле китап күргәзмәсе белән таныштырды.