«Ягез әле, егетләр»
23 февраль Ватанны саклаучылар көнендә, Мөэмин-Каратай авылы мәдәният йортында, авыл китапханәсе белән берлектә “Ягез әле егетләр” дигән патриотик рухтагы ярыш-бәйгеләр оештырылды. Егетләр солдат тормышы, көндәлек режим, армиядәге кызыклы хәлләр турында сөйләделәр, төрле ярыш-бәйгеләрдә катнаштылар. Әлеге җанлы чара тамашачы күңеленә бик хуш килде. Кичә ахырында катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.