Мукмин-Каратайская сельская библиотека - филиал № 19
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088-19/
  • Телефон: юк
  • E-mail: len.bibl19@tatar.ru
  • Адрес: 423284, Лениногорский р-н, с.Мукмин-Каратай, ул.Механизаторов, 31б. Режим работы: ежедневно с 13.00 до 17.00 ч. Выходной: воскресенье.

“Әткәм-әнкәмнең теле”

     21 февраль көнне Мөэмин-Каратай авыл китапханәсендә Халыкара туган тел көне уңаеннан «Әткәм-әнкәмнең теле» дип аталган чара үткәрелде. Әлеге чара кеше тормышында, җәмгыять тормышында телнең ролен күрсәтү, туган телгә һәм тугандаш халыкларның теленә карата мәхәббәт һәм сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү максатыннан чыгып үткәрелде. Шулай ук "Татар теле-туган тел" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды, әдәбиятка күзәтү үткәрелде һәм телләр турында шигырьләр укылды. Чара ахырында балалар бергәләп  Г. Тукай сүзләренә иҗат ителгән “Туган тел”  җырын башкардылар.