«Бар җырымны илгә багышладым»
13-17 февраль көннәрендә Мөэмин-Каратай авыл китапханәсендә бөек шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 113 ел тулуга багышланган «Бар җырымны илгә багышладым» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Китапханәче Шәмсуаров Т. Я. 1-8 сыйныф укучылары белән шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында таныштыру әңгәмәсе үткәрде. Балалар Муса Җәлилнең сугыш чорында, фашист концлагерында тоткында булуы турында искә төшерделәр? күргәзмәдә урын алган «Моабит дәфтәрләре», «Утлы еллар поэзиясе», «Кызыл ромашкалар» һ. б. җыентыклары белән таныштылар.