Мукмин-Каратайская сельская библиотека - филиал № 19
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088-19/
  • Телефон: юк
  • E-mail: len.bibl19@tatar.ru
  • Адрес: 423284, Лениногорский р-н, с.Мукмин-Каратай, ул.Механизаторов, 31б. Режим работы: ежедневно с 13.00 до 17.00 ч. Выходной: воскресенье.

«Менделеевның серле дөньясы»

9 февраль көнне Мөэмин-Каратай авыл китапханәсендә «Менделеевның серле дөньясы» исеме астында танып-белү сәгате үткәрелде. БМО Генераль Ассамблеясы 2019 елны химик элементлар таблицасының Халыкара елы дип игълан итте. 8 февральдә атаклы энциклопедист, бөек рус галиме – химик Дмитрий Иванович Менделеевның тууына 185 ел тулды. 150 ел элек Д. И. Менделеев периодик законны формалаштырган һәм химик элементларның периодик таблицасын тәкъдим иткән. Китапханәче сөйләвеннән балалар галимнең тормыш еллары, аның мавыгулары, ачышлары турында белделәр, Дмитрий Иванович химия өлкәсендә генә түгел, ә башка фәннәр: физика, икътисад, геология, метеорология, һава басымы, приборлар төзү һәм башкалар белән шөгыльләнүенә төшенделәр. Чара ахырында «Химик элементлар» дип аталган викторина үткәрелде, анда балалар Менделеев таблицасын  әйбәт белүләрен расладылар.