Мукмин-Каратайская сельская библиотека - филиал № 19
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088-19/
  • Телефон: юк
  • E-mail: len.bibl19@tatar.ru
  • Адрес: 423284, Лениногорский р-н, с.Мукмин-Каратай, ул.Механизаторов, 31б. Режим работы: ежедневно с 13.00 до 17.00 ч. Выходной: воскресенье.

«Көчле рухлылар: партизаннар һәм разведчиклар турында китаплар укыйбыз» акциясе

     1 февраль көнне Мөэмин-Каратай авыл китапханәсе «Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар турында китаплар укыйбыз» акциясендә катнашты. Әлеге акция Свердловск өлкәсенең Талица район китапханәсе тарафыннан игълан ителгән һәм « Бөек Ватан сугышы Партизанына» медале раслануга багышланган иде (1943 елның 2 февралендә). Акциянең максаты һәм бурычлары: илебез мисалында балаларга патриотик тәрбия бирү, Бөек Ватан сугышында катнашкан разведчиклар, партизанар турындагы әсәрләрне популярлаштыру. Китапханәче балаларга Бөек Ватан сугышы, фашистларны тар-мар итүдә партизан хәрәкәтенең роле, партизаннар отрядлары турында сөйләде. Укучылар “Бөек Ватан сугышы партизаны” медале белән 127 меңнән артык кеше бүләкләнүен белделәр. Әлеге чарада А.А. Фадеевның “Яшь гвардия”, Б.Лавреневның «Разведчик вихров» әсәрләреннән өзекләр укыдылар. Һәр укылган әсәрдән соң фикер алышу үткәрелде.