«Яңа ел әкиятендә кунакта»
6 январь көнне Мөэмин-Каратай мәдәният йорты хезмәткәрләре авыл китапханәсе белән берлектә балалар өчен "Яңа ел әкиятендә кунакта” дип исемләнгән әкияти тамаша үткәрделәр.
Яңа ел – ул иң яраткан әкияти бәйрәм, могҗиза, маҗаралар һәм искиткеч үзгәрешләр көтү. Яңа ел көнендә төрле гаҗәеп хәлләр килеп чыгып, хәтта әкият геройларын да очратырга мөмкин... Яшь тамашачыларны көтелмәгән һәм гаҗәеп вакыйгалар көтте. Балалар чын кыш әкиятен, могҗизалар һәм тылсымнарны күрделәр. Әкияти бәйрәмдә таныш әкият геройлары- Убырлы карчык, бүре, фея һәм әлбәттә Кар Кызы белән Кыш Бабайны күрү, аларның кәефләрен күтәрде. Кыш Бабайга Яңа ел тамашасын үткәрергә Убырлы карчык комачауларга теләде, ләкин ахыр чиктә, яхшылык җиңде. Балалар әкият дөньясына, көтелмәгән яңа ел маҗаралары дөньясына чумдылар, төрле конкурсларда бик теләп катнаштылар, җырлар һәм биюләр башкардылар, Кыш Бабайга шигырьләр сөйләделәр. Соңыннан балалар Кыш бабайдан һәм Кар кызыннан татлы бүләкләр алдылар.