Мукмин-Каратайская сельская библиотека - филиал № 19
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088-19/
  • Телефон: юк
  • E-mail: len.bibl19@tatar.ru
  • Адрес: 423284, Лениногорский р-н, с.Мукмин-Каратай, ул.Механизаторов, 31б. Режим работы: ежедневно с 13.00 до 17.00 ч. Выходной: воскресенье.

«Ил түренә атлый яңа ел»

     31 декабрь көнне Мөэмин-Каратай авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре авыл китапханәсе белән берлектә авыл халкы өчен «Ил түренә атлый яңа ел " дип исемләнгән театральләштерелгән тамаша оештырдылар. Тамашада бәйрәмнең төп геройлары Кыш Бабай һәм Кар Кызы әкият геройлары белән очраштылар. Кыш Бабай итекләрен югалтты, ә Кар кызы аларны табарга тырышты. Ахырда Убырлы карчык Кыш бабайның итекләрен тапты. Әкияти чарада яхшылык җиңде, чыршы утлары кабынды, барлык катнашучылар да чыршы тирәли җыр җырлап әйләнделәр. Театраль тамаша музыкаль номерлар белән алышынды. Кар кызы кунакларны Яңа ел җыры белән котлады. Шулай ук төрле конкурслар, викториналар һәм уеннар үткәрелде, җырлар яңгырады, төрле биюләр башкарылды. Бәйрәм ахырында Яңа ел лотереясы уйнатылды. Әлеге чарага килүчеләр  күтәренке кәеф белән өйләренә таралышты.