Мукмин-Каратайская сельская библиотека - филиал № 19
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088-19/
  • Телефон: юк
  • E-mail: len.bibl19@tatar.ru
  • Адрес: 423284, Лениногорский р-н, с.Мукмин-Каратай, ул.Механизаторов, 31б. Режим работы: ежедневно с 13.00 до 17.00 ч. Выходной: воскресенье.

«Шәвәли маҗаралары»

18 ноябрь көнне Мөэмин-Каратай авыл китапханәсендә татар балалар язучысы Шәүкәт Галиевның тууына 90 ел тулуга багышланган «Шәвәли маҗаралары»  исемле әдәби калейдоскоп үткәрелде. Китапханәче балаларны язучының иҗаты белән таныштырды, тормышыннан кызыклы фактлар сөйләде. Чарага төрле яшьтәге балалар чакырылган иде. Шәүкәт Галиевның гыйбрәтле һәм кызыклы шигырьләрен балалар бик теләп укыдылар. Шулай ук «Шәвәли шуклыгы» дип исемләнгән китап күргәзмәсе дә балаларда зур кызыксыну уятты.