Мукмин-Каратайская сельская библиотека - филиал № 19
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088-19/
  • Телефон: юк
  • E-mail: len.bibl19@tatar.ru
  • Адрес: 423284, Лениногорский р-н, с.Мукмин-Каратай, ул.Механизаторов, 31б. Режим работы: ежедневно с 13.00 до 17.00 ч. Выходной: воскресенье.

«Халыклар дуслыгы белән без көчле»

2 - 6 ноябрь көннәрендә Мөэмин-Каратай авыл китапханәсендә 4 ноябрь  Халыклар бердәмлеге көненә багышлап «Халыклар дуслыгы белән без көчле» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Китапханәче Шәмсуаров Т. Я. 1612 елда узган вакыйгалар, бәйрәмнең тарихы турында сөйләде һәм китап күргәзмәсе белән таныштырды. Күргәзмәдә Идел буе халыклары китаплары тәкъдим ителде. Балалар һәм яшьләр чуваш язучысы Раиса Сарбиның «Урамга чык», мордва язучысы Ф. Атянинның «Богатырьская трава», В. Ивановның «Келай һәм аның дуслары», В. Мишанинның «Вакыт капкасы», Я. Пиняевның «Бака ничек җанланды» исемле һәм башка китаплар белән таныша алдылар.