Мукмин-Каратайская сельская библиотека - филиал № 19
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088-19/
  • Телефон: юк
  • E-mail: len.bibl19@tatar.ru
  • Адрес: 423284, Лениногорский р-н, с.Мукмин-Каратай, ул.Механизаторов, 31б. Режим работы: ежедневно с 13.00 до 17.00 ч. Выходной: воскресенье.

«Күңелләре белән яшь алар»

     2 октябрь көнне Мөэмин-Каратай авыл китапханәсе, авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә Өлкәннәр көненә багышлап «Күңелләре белән яшь алар»  дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрделәр. Китапханәче Шәмсуаров Т. Я. кичәне үзе язган шигырь белән ачып җибәрде. Аннан сүз Мөэмин-Каратай җирле үзидарә рәисе Ханнанова Әнисә Атлас кызына бирелде. Ул өлкәннәрне бәйрәм белән җылы котлады. Бу көнне кадерле әбиләребез, бабайларыбыз озак еллар намуслы хезмәтләре, зирәк һәм олы йөрәкле булганнары  өчен бары тик рәхмәт сүзләре генә ишеттеләр. Чара барышында китапханәче өлкән яшьтәге кешеләр белән әңгәмә оештырды, аларга сораулар бирде: М-н: “Сәламәтлегегезгә ничек ярдәм итәсез? Буш вакытта нәрсә белән шөгыльләнәсез”? Әлеге бәйрәм өлкәннәргә бер-берсе белән очрашу, аралашу мөмкинлеге бирде. Чара барышында алар өчен шигырьләр, җырлар яңгырады. Бәйрәм чәй өстәле артында тәмамланды.