«Сөмбелә бәйрәме »
22 сентябрь көнне Мөэмин-Каратай авылы китапханәчесе, авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, балалар өчен-"Сөмбелә" бәйрәме оештырдылар. Бу бәйрәм көзге уңышлар җыелып, көн белән төн тигезләшкән вакытта үткәрелә. Сөмбелә-башак дигәнне аңлата. Бәйрәмнең хуҗасы Сөмбелә исемле кыз образын тәшкил иткән. Бәйрәм көнендә авылда иң матур, хезмәт сөючән һәм чибәр кыз сайлап алына торган булган. Китапханәче балаларга “Сөмбелә” бәйрәме, бу бәйрәмне үткәрү традицияләре турында кызыклы итеп сөйләде. Бәйрәм хуҗасы - Сөмбелә, балаларга табышмаклар бирде, ә җавап бирүчеләр татлы бүләкләр алдылар. Чара барышында барлык балалар да көз турында рәсемнәр ясадылар. Соңыннан барлык балалар да сувенирлар белән бүләкләнде. Бәйрәмдә җырлар, шигырьләр яңгырады! Сөмбелә бәйрәме истә калырлык, бик күңелле узды.