«Әкияттә кунакта”
15 сентябрь көнне Мөэмин-Каратай авылы китапханәсендә танылган балалар язучысы, шагыйрь Абдулла Алишның тууына 110 ел тулуга багышланган «Әкияттә кунакта»дип исемләнгән чара үтте. Китапханәче Шәмсуаров Т.Я. балаларны язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды.
Абдулла Алиш әсәрләре барлык буын балалары тарафыннан да яратып укыла. «Сертотмас үрдәк», «Бал корты һәм шөпшә», «Мактанчык чыпчык һәм тыйнак сыерчык», «Койрыклар» кебек әкиятләре балаларда хезмәт сөючәнлек һәм игелек тәрбияләргә ярдәм итә, үз илеңне яратырга кыю, гадел булырга, өлкәннәргә хөрмәт күрсәтергә өйрәтә. А. Алишның әкият персонажларына буенча уздырылган “Әкият героен тап”, «Табышмакны чиш " уеннары атмосфераны тагы да җанландырды. Балалар зур кызыксыну белән “Сертотмас үрдәк” әкиятен сәхнәләштерүдә дә актив катнаштылар.