«Александр Солженицын. Шәхес. Иҗат»
Мөэмин-Каратай авылы китапханәсендә 11 сентябрь көнне рус язучысы А. И. Солженицынның тууына 100 ел тулу уңаеннан китапханәгә килүчеләр өчен "Александр Солженицын. Шәхес. Иҗат” исеме астында китап күргәзмәсе оештырылды. Александр Исаевич Солженицын - рус язучысы, драматург, публицист, шагыйрь, җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, СССР, Швейцария, АКШ һәм Россиядә яшәгән һәм эшләгән. Әдәбият буенча Нобель премиясе лауреаты (1970). Россиядә илебез мәдәнияте өчен язучы иҗатына зур игътибар бирелүен исәпкә алып, авторның мирасын популярлаштыру максатыннан оештырылган китап күргәзмәсендә Солженицынның, А. И. «Крохотки», «Матренин ишегалды», «Архипелаг Гулаг» китаплары тәкъдим ителде.