“Белем көне”
Мөэмин-Каратай авылы китапханәсендә 1 сентябрь көнне мәктәп яшендәге балалар өчен белем көненә багышлап “Белем көне” дип аталган уен-викторина уздырылды. Викторинада мәктәп, белем иле, укытучы, иң гүзәл кешеләребезгә багышланган сорау-уеннар укучыларны мавыктырырлык итеп оештырылган иде. Шулай ук төрле елларда мәктәптә укыткан, бүгенге көндә аң-белем бирүче абый-апалар да хөрмәт белән искә алынды. Соңыннан барлык балалар да татлы призлар белән бүләкләнделәр.