«Кара алтын бишеге»
Мөэмин-Каратай авыл китапханәсендә китап сөючеләр өчен 22 нче августан 26 сына кадәр Шөгер төбәгендә нефть чыгарыла башлауга 75 ел, бөтен нефть дөньясына танылган Ромашкино нефть ятмасы табылуга 70 ел тулуга багышланган «Кара алтын бишеге» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Китап сөючеләр нефть сәнагатенә багышланган китаплар белән таныштылар. Алар арасында «Ромашкалар үскән җирдә», «Нефтьле Татарстан» (фотоальбом), К.Хәкимовның «Нефть на кончике долота», «Славные буровички Татнефти», И. Зариповның «О тех, с кем прожита жизнь», Җ.Рәхимовның «Кыядагы чәчәкләр» китаплары тәкъдим ителде.