«Мин мактанчык түгел»
Халкыбызның танылган шагыйре Робер Миңнуллинның Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән «Мин мактанчык түгел» китабы буенча күзәтү.
Мөэмин-Каратай авылы китапханәсендә узган әлеге чарада мәктәпкәчә, мәктәп яшендәге балалар катнашты. Шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы белән китапханәче Таһир Шәмсуаров таныштырды, балалар шагыйренең үзенчәлекле иҗади якларын ассызлыклап узды. Шуннан соң, нәниләр, укучылар, Роберт абыйларының әлеге җыентыкка кергән, үзләренә ошаган шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдылар. 1 августа 70 яшьлек юбилеен билгеләп узган шагыйрьгә исәнлек-саулык, яңа иҗади уңышлар теләделәр.