“Тамырларны барлый сабантуй”
Ел эчендә бәйрәмнәр күп. Әмма бар татарны берләштерә торганы, гасырлар буе сакланып килгәне әлбәттә инде Сабан туе. Элегрәк ата-бабаларыбыз аны карлар эреп җир җылыткач сабан бәйрәмен, җир ана куенына бәрәкәтле орлык салу алдыннан үткәргәннәр. Соңрак исә әлеге көтеп алынган сабантуйны чәчү тәмамлангач уздырганнар. Милли бәйрәм Сабантуйны Мөэмин-Каратай авылы китапханәсе, авыл мәдәният йорты, җирле үзидарә хезмәткәрләре белән берлектә 16 июнь көнне шаулатып гөрләтеп уздырдылар.
Табигатьнең иң гүзәл җиренә урнашкан безнең сабантуй урыны. Нәкъ табигый амфитеатр инде менә. Тирә-якта бөдрә каеннар сәламли сыман, ә бер якта тауга йөгерү өчен мәгърур тау, авыл ягы исә йөгерү өчен бик уңайлы. Тау-урманның нәкъ уртасында исә татарча көрәш оештыру өчен тигез чирәмлек. Лениногорск шәһәр һәм район хакимияте исеменнән авылдашларны, кунакларны Ялаков Ринат Наилевич тәбрикләде. Аннары шул борын-борыннан килгән ярыш-бәйгеләр башланып китте. Капчык сугышында малайлар арасында Шәймөхәммәтов Эльмирга бәхет елмайды, егетләр арасында Сафиуллин Ринатка тиңнәр табылмады. Авыш колгада исә Сабиров Альберт балалар арасында өстен чыкты, ир-егетләрдән Әхмәтшин Алмаз исеменә җисеме тәңгәл килгәнне дәлилләде. Кашыкка йомырка куеп йөгерү ярышында исә беренчелекне Ильясова Альбина алды. Ә менә көянтә белән су ташу ярышында Даутова Алина үзен иң өлгер, җитез икәнлеген исбатлады.
Әлбәттә сабантуйның йөзек кашы һичшиксез милли көрәш. Малайлардан Җиһаншин Ралиф, үсмерләрдән Хәкимов Илназлар батыр калды. Шәмгунов Рөстәм билалышның баш батыры дәрәҗәсенә күтәрелде. Америкада яшәүче милләтәшебез Алия Фәйзуллина һәм башкаларның чыгышлары, җыр-биюләре онытылмаслык сабантуй бүләген тәшкил итте. Сабантуй рухи күтәренкелек белән барды. Милли бәйрәмебез сабантуй әнә шулай тамырларны барлады.