«Туган як табигате»
Мөэмин-Каратай авылы китапханәсенә даими йөрүче балалар 11 июнь көнне табигать кочагына чыгып авылда яшәп иҗат итүче шагыйрь Таһир Шәмсуаровның шигырьләрен укыдылар. Язучының шигырьләре туган якка, туып – үскән авылга, аның гүзәл табигатенә багышланган. Шуңа күрәдерме табигатьнең чәчәкле яшел чирәмендә аның шигырьләрен уку балаларга-укучыларга әйтеп бетергесез гүзәллек бүләк итә. Балалар үзләренә ошаган шигырьләрне сәнгатьле итеп укыдылар, яттан сөйләделәр. Мөгаен балалар туган җирнең изге икәнлегенә, табигатьне яратырга, сакларга кирәклегенә төшенгәннәрдер. Ихлас күңелдән шигырь укыган, сөйләгән бала беркайчан да начар кеше булмас, чөнки анвың күңелендә изгелек-игелек өстенлек итәчәк.