«Пушкин әкиятләре буенча сәяхәт»
6 июнь Россиядә Пушкин көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан Мөэмин-каратай авылы китапханәсендә 9 июнь көнне балалар өчен “Пушкин әкиятләре буенча сөяхәт” дип исемләнгән әдәби марафон узды. Чара барышында китапханәче балаларны А.С. Пушкинның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Балалар язучының шигырьләрен, әкиятләрен искә төшерделәр, төрле әкиятләрдән алынган сюжетлар ярдәмендә әкиятләрне таныдылар. Язучы иҗатына багышланган «Пушкин әкиятләре буенча сәяхәт» китап күргәзмәсе балаларга викторина сорауларына җавап биргәндә бик булышты. Соңыннан исә балалар А.С.Пушкинның “Алтын балык” һәм «Поп һәп аның хезмәтчесе Балда» әкиятләрен укыдылар.