«Хәтерләрдә калган сугыш еллары»
Мөэмин - Каратай авылы китапханәчесе Шәмсуаров Т.Я. 10 май көнне авылның бүгенге көндә исән булган бердәнбер сугыш ветераны Ганиев Сафуан Суфиян улы белән укучылар катнашында очрашу оештырды. 93 яшьлек ветеран үзенең хезмәт һәм сугыш юлы белән таныштырды, укучыларның күп санлы сорауларына җавап бирде. Яшь буын аның мавыктыргыч сүзләрен йотлыгып тыңладылар. Ганиев Сафуан сугыштагы батырлыклары өчен “Кызыл йолдыз” ордены, 2 дәрәҗә “Бөек Ватан сугышы” ордены, орденга тиң “Батырлык” медале һәм күп санлы башка медальләр белән бүләкләнгән. Сугыш чорында ул өч тапкыр яралана, аның 6 ай гомере госпитальләрдә уза. Укучылар очрашуга буш кул белән килмәгәннәр иде, алар фронтовик хөрмәтенә сугыш чорын чагылдырган шигырьләр сөйләделәр, җырлар да бүләк иттеләр. Балалар Мөэмин-Каратайда яшәгән, илгә азатлык яулаган ветеран белән горурландылар һәм башка илдә, җир шарында сугышлар кирәкмәвенә төшенделәр.