Мукмин-Каратайская сельская библиотека - филиал № 19
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088-19/
  • Телефон: юк
  • E-mail: len.bibl19@tatar.ru
  • Адрес: 423284, Лениногорский р-н, с.Мукмин-Каратай, ул.Механизаторов, 31б. Режим работы: ежедневно с 13.00 до 17.00 ч. Выходной: воскресенье.

«Җиңү көне җиңел бирелмәде»

     8 май көнне көндезге сәгать 13:00 Мөэмин-Каратай авылында Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган тантаналы митинг узды. Лениногорск муниципаль районы башлыгы исеменнән аның урынбасары һәм Мөэмин-Каратай авыл җирлеге башлыгы Ханнанова Ә.А. чыгыш ясады. Күңелләргә үтәрлек итеп сугыш һәм хезмәт ветераннарын, сугыш чоры балаларын тәбрикләделәр.Укучылар ветераннарга багышланган шигырьләр сөйләделәр, сугыш темасына багышланган җырлар җырладылар, төрле халык биюләрен тәкдим иттеләр. 1 минутлык тынлыктан соң һәйкәлгә чәчәкләр куелды. Елдагыча үтемле сүзләр, өлкәннәр күңеленә үтеп керерлек тирән эчтәлектәге шигырьләр белән тантаналы митингны китапханәче Т. Шәмсуаров алып барды.