«Хәтер шәме» акциясе
Мөэмин-Каратай авыл китапханәсе 21 июнь көнне сәгать 21:00 «Хәтер шәме» Бөтенроссия акциясенә кушылды. Һәйкәл каршында 22 июнь-Кайгы һәм Хәтер көне уңаеннан акция оештырылды. Бу көнне 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы башлануга 78 ел тула. Буыннар алмашына, бездән ветераннар китә, ләкин хәтер кабат безне һәйкәлләр янына җыя. Хәтер шәме бу кичтә Бөек Ватан сугышы башлануын искә төшерде. Бу фаҗигале дата Ватаныбыз гражданнары хәтерендә мәңгегә калачак. Шулай ук китапханәдә Хәтер һәм кайгы көненә багышланган «Аяз күкләр һәрчак тыныч булсын» дип исемләнгән китап күргәзмәсе дә оештырылды. Акция ахырында китапханәче һәм шагыйрь Таһир Шәмсуаров үзе иҗат иткән "Егерме икенче июнь" шигырен укыды. Акция бер минутлык тынлык белән тәмамланды.