Мукмин-Каратайская сельская библиотека - филиал № 19
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088-19/
  • Телефон: юк
  • E-mail: len.bibl19@tatar.ru
  • Адрес: 423284, Лениногорский р-н, с.Мукмин-Каратай, ул.Механизаторов, 31б. Режим работы: ежедневно с 13.00 до 17.00 ч. Выходной: воскресенье.

«Бүген бездә Сабантуй»

8 нче июньдә Мөэмин-Каратай авылында Сабантуй бәйрәме үткәрелде. Әлеге милли бәйрәм китапханә һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан оештырылды. Сабантуйны китапханәче Шәмсуаров Таһир алып барды. Җыелган халыкка, кайткан кунакларга төрле ярыш-бәйгеләр тәкъдим ителде. Бигрәк тә авыш колгага менү, капчык сугышы, гер күтәрү, тауга йөгерү, аркан тарту, аеруча гасырлардан килгән милли көрәш ошады. Ярыш-бәйгеләр музыкаль күчтәнәчләр белән үрелеп барды.