Мукмин-Каратайская сельская библиотека - филиал № 19
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088-19/
  • Телефон: юк
  • E-mail: len.bibl19@tatar.ru
  • Адрес: 423284, Лениногорский р-н, с.Мукмин-Каратай, ул.Механизаторов, 31б. Режим работы: ежедневно с 13.00 до 17.00 ч. Выходной: воскресенье.

«Елмаеп яшәсен балалар»

1 июньдә Мөэмин-Каратай авылының спорт мәйданчыгында “Елмаеп яшәсен балалар” исемле чара уздырылды. Әлеге чара халыкара балаларны яклау көненә багышланды. Төп максат: милли спорт төрләренә мәхәббәт тәрбияләү иде. Балаларга бигрәк тә “Аркан тарту”, “Чүлмәк вату”, “Кашыкка йомырка куеп йөгерү”, “Капчык киеп йөгерү” уеннары бик ошады. Барча уеннар да шигырь, җыр, биюләр белән үрелеп барды. Чара ахырында җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Әлеге чарага җыелганнар күтәренке күңел белән таралышты.