Китапханә турында
Мордва-Кармалка авыл китапханәсенең (18 нче санлы филиал) тарихы, өлкән буын кешеләренең сүзләренә караганда, 1929 елда ачылган “уку өеннән” (изба-читальня) башлана. Ул авылда иң беренче мәдәният учагы була.
Китапханәнең рәсми ачу датасы булып 1956 нчы ел санала. Ул вакытта фондта 4 мең данә китап һәм журнал була. Берничә тапкыр күченеп йөрүдән соң, китапханә 1962 елда авыл клубы бинасында урын ала.
Төрле елларда китапханәдә хезмәт күрсәткән кешеләр: Арютин Г., Чатуров В.И., Мишкина Н.С., Кудашева Е.В., Петряева Н.Г., Бабакаева Л.Н. 2010 нчы елдан китапханәче булып Макарова Елена Павловна эшли.
Бүгенге көндә китапханә фондында 8 мең данә китап һәм журнал санала. Елына 500 китап укучыга хезмәт күрсәтелә. Китапханә эшендә мордва халкының тарихын, мәдәниятен, рухи байлыгын өйрәнеп, авыл кешеләренә җиткерү төп урынны алып тора. Шулай ук экология, хезмәт тәрбиясе, уку культурасын үстерү юнәлешләренә дә зур игътибар бирелә.
Мордва халкының йола-бәйрәмнәрен, милли традицияләрен, язучыларының тормышын, иҗатын өйрәнү, аларның әсәрләрен туган телдә укуга кызыксыну уяту буенча зур эш алып барыла. Шул максаттан “Лисьмаприне” (“Чишмәкәй”) клубы оештырылган. Анда өлкәннәр белән берлектә балалар һәм яшүсмерләр дә төрле милли чараларда катнашалар.
Туган телне торгызу һәм саклау буенча төрле эшләр башкарыла. Туган якны өйрәнү музейындагы экспонатларны кулланып, авыл халкы өчен төрле темаларга кичәләр, очрашулар, мордва “кич утырулары” уздырыла.
Һәр елны китапханә катнашында район Мәдәният идарәсе, авыл мәдәният йорты белән берлектә республика югарылыгында оештырыла торган “Балтай” мордва милли бәйрәме үткәрелә. Бәйрәмгә күрше Мордовия республикасыннан һәм Татарстан районнарыннан кунаклар чакырыла.
Китапханә компьютер һәм күбәйтү техникасы белән җиһазландырылган. Интернетка чыгу мөмкинлеге бар.