Китапханә турында
Аккүл авыл китапханәсе (15 нче санлы филиал) 1953 елда ачылган Михайловка авыл китапханәсенең дәвамчысы булып тора. Беренче китапханәчеләр булып авылның алдынгы кешеләре Горошков Георгий, Анастасия, Степан, Иван Шереметьевлар, Уланов Василий эшлиләр. Ул чорда китапханә фондында 3600 данә китап саналган.
2004 нче елның июнь аенда китапханәнең фонды Аккүл авылына, элеккеге балалар бакчасы бинасына күчерелә. Китапханәче итеп Равза Галимулла кызы Насыйбуллина билгеләнә. 2015 нче елда китапханәне Галия Илгизәр кызы Хөснетдинова кабул итеп ала.
Хәзерге ваккытта Аккүл авылы китапханәсенең 200 китап укучысы бар. Фондында 5 меңнән артык китап санала. Китапханә авыл кешеләренең очрашу һәм аралашу, күңел ачу урыны булып тора Клуб белән берлектә истәлекле вакыйгаларга багышланган кичәләр оештырыла. Шулай ук туган якны өйрәнү, балаларның җәйге ялын оештыруга зур игътибар бирелә.
Китапханә компьютер белән җиһазландырылган.