Китапханә турында
Куакбаш авыл китапханәсе (13 нче санлы филиал) 1955 елда иске клуб бинасында ачыла. Китапханәне оештыруда колхоз рәисе Нәби Харис улы Кәримов, авыл советы рәисе Гомәр Мәхмүтов, клуб мөдире Зифа Мусина, беренче китапханәче Әсфия Вафа кызы Фәсхетдинова зур өлеш кертәләр. Ул чорда фонд кечкенә, бары 370 данә китап санала. 1972 елның 5 нче ноябрендә Куакбаш авылында яңа Мәдәният йорты ачыла, китапханә яңа бинага күчерелә.
Төрле елларда авыл китапханәсендә Гөлшат Әскар кызы Галиева, Гөлшат Габделәхәт кызы Мансурова хезмәт куялар. 1992 елдан китапханәдә Гүзәлия Ильяс кызы Мифтахова эшли.
Хәзерге вакытта китапханә фондында 14 мең данә китап һәм брошюра санала, елына 960 китап укучыга хезмәт күрсәтелә.
2014 елны Куакбаш авыл китапханәсе “модель китапханә» статусы ала. Китапханә ноутбук, моноблок, интернетка чыгу мөмкинлеге булган ике компьютер, күп функцияле җайланма, экранлы проектор белән җиһазландырылган. Алар төрле чаралар үткәргән вакытта, китап укучыларга хезмәт күрсәткәндә актив кулланылалар.
Китапханәдә туган якны өйрәнүгә, аның табигатен саклауга, патриотик тәрбиягә , сәламәт тормыш алып баруны пропагандалауга зур игътибар бирелә. Җирле язучылар, укытучылар, әдәбиятне һәм сәнгатьне яратучылар актив әгъзалар булып торган “Чишмә” әдәби клуб оештырылган. Китапханә үзенең эшен клуб, мәктәп, җирле үзидарә, балалар бакчасы белән тыгыз элемтәдә алып бара.