Китапханә турында
Кирлегәч авыл китапханәсе (12 нче санлы филиал) 1956 елда ачыла. 1993 елда авыл мәдәният йорты бинасына күчерелә.
Төрле елларда китапханәдә Камалиева Р.З., Сәхапова Г., Бәдретдинова А.Ю., Әхтәмова Л., Фәттахова Р.З. хезмәт күрсәтәләр. 1999 елдан китапханәдә Наилә Шәйхлислам кызы Фаризова эшли.
Хәзерге көндә Кирлегәч китапханәсенең 12 мең данәдән артык китап фонды исәпләнә. Елына китапханә 500 дән артык китап укучыга хезмәт күрсәтә.
Китапханә каршында авыл халкы ярдәме белән крестьян тормышына багышланган кечкенә генә музей почмагы оештырылган. Анда тукылган һәм чигүле киемнәр, агач һәм тимердән кул белән ясалган көнкүреш әйберләр күрергә мөмкин.
Туган якны өйрәнү буенча яшьләр белән зур эш алып барыла. Төрле кызыклы викториналар, уеннар, конкурслар күптән инде китапханәнең визит карточкасы булып торалар.
Китапханә компьютер һәм МФУ белән җиһазландырылган.