Центр детского и семейного чтения

Валентин Колумбны укыйбыз

Балалар һәм гаилә уку үзәге хезмәткәрләре “Валентин Колумбны укыйбыз” II Халыкара акциясенә кушылып, китапханәгә килүчеләр өчен уку сәгате оештырды. Әлеге акция Мари язучысы Валентин Колумбның туган көне уңаеннан оештырылган иде. Анда 1нче урта мәктәпнең II сыйныф укучылары катнашты.  

Балалар өчен әлеге автор таныш түгел иде әле. Шуңа да, алар аның «Весна», «Жаворонок», «Ландыш»  кебек һәм башка шигырьләрен зур кызыксыну белән укыды.