Гаилә - җылы учак
15 май - Халыкара Гаилә көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан, Балалар һәм гаилә уку үзәгендә “Гаилә - җылы учак” дип исемләнгән китап күргәзмәзсе оештырылды.
Китапханәгә килүчеләр гаилә турында кызыклы психологик әдәбият белән таныша, шулай ук сәламәтлек турында язылган журналлар укый ала. Кечкенә китап сөючеләр өчен аерым киштәдә балалар әдәбияты урын алган.
Күргәзмә 15-30 май аралыгында эшләячәк. Рәхим итегез!