Центр детского и семейного чтения

Безнең тату гаилә

15 май - Халыкара гаилә көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге көн уңаеннан, Балалар һәм гаилә уку үзәгендә “Безнең тату гаилә” дип исемләнгән әдәби уен үтте. Аңа 1нче урта мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары чакырылган иде.

Китапханәче укучылар өчен  кызыклы викторина әзерләгән иде. Укучылар аның сорауларына җавап биреп, гаилә турында купсанлы әйтемнәр һәм мәкальләр әйтте.  Гаилә - дәүләт нигезе ул, китапханәчеләр укучыларга әнә шул төшенчә турында да сөйләде, үз гаиләләренә карата игътибарлы һәм ярдәмчел булырга чакырды.