Сугыш юллары буйлап...
8 майда Балалар һәм гаилә уку үзәгендә 1нче урта мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары өчен Бөек Җинү бәйрәменә багышланган сыйныф сәгате үтте.
Китапханәче балаларга якташларыбызның сугыштагы батырлыклары, Советлар Союзы Герое, Кызыл Байрак Ордены Герое исеме бирелгән партизан-балалар, шулай ук батырларча һәлак булган һәм хәбәрсез югалган якташларыбыз турында сөйләде. Укучылар Зина Портнова, Леня Голиков, Валя Котик, Марат Казей турында видеопрезентация карады.