Песиләр иленә сәяхәт
8 май көнне Балалар һәм гаилә уку үзәгендә песиләр театры оештыручысы, цирк артисты, бөтен дөньяга танылган клоун Юрий Куклачевка багышланган дәрес үтте. Анда 1нче урта мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары чакырылган иде.
Китапханәче балаларны Куклачевның песиләр театры оешу турында кызыклы мәгълүмат белән таныштырды, андагы песиләрнең театра ничек килеп эләгүләре турында әйтте. Әлеге дәрес балаларда зур кызыксыну уятты, үзләре дә әңгәмәгә кушылып, алар өйләрендә, яисә якын-тирәдә яшәүче песиләр, этләр турында сәйләде.