Центр детского и семейного чтения

Балаларга сугыш турында укыйбыз

Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан, Балалар һәм гаилә уку үзәгендә “Балаларга сугыш турында укыйбыз” дип исемләнгән Х Халыкара акциясе үтте. Аның төп максаты – балаларда патриотлык хисләре тәрбияләү. Акциядә  1нче урта мәктәпнең II-III сыйныф укучылары катнашты.

Китапханә хезмәткәрләре балаларга Бөек Ватан сугышының дәһшәтле мизгелләре, совет солдатларының дошманга каршы батырларча көрәшүе, тоткыннарны ничек азат итүе турында сөйләде. Аннан соң, кечкенә герой-пионерларның берсе – Зина Портнова турында әдәби әсәр укылды. Укучылар Бөек Җиңүнең зур югалту белән яуланган булуы, тылдагы авыр хезмәт һәм башка батырлыклар турындагы фактлар белән танышты, әлеге кечкенә пионер-батырлар турында төшерелгән фильмнан өзек карады.