Центр детского и семейного чтения

Мәңгегә хәтердә...

Быел илебез халкы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын билгеләп үтәчәк. Шул уңайдан, 6 май көнне, Балалар һәм гаилә уку үзәгендә “Мәңгегә хәтердә...” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли башлады.

Күргәзмәдә тарихи һәм әдәби китаплар белән беррәттән, фотосурәтләр, очерклар, өчпочмаклы хатлар, солдат фуражкасы һәм солдат фляжкасы урын алган. Экспозиция тулысынча диярлек бу көрәштә катнашкан ватандашларыбызның сугышчан юлын чагылдыра.

Күргәзмә 14 майга кадәр эшләячәк. Рәхим итегез!