Сихри театр илендә
19 апрель көнне 3нче номерлы китапханә филиалында, №2, №29 шулай ук Балалар һәм гаилә уку үзәге хезмәткәрләре катнашында, №13 мәктәпнең VI сыйныф укучылары өчен, “Сихри театр илендә” дип исемләнгән “Библиотөн – 2019” үтте.
“Театр иле әкияткә охшаш” дип исемләнгән әдәби кунакханә чараны ачып җибәрде. Укучылар һәм килгән кунаклар театр турында күпсанлы кызыклы мәгълүмат алды, театр төрләре белән танышты. Балалар бу көнне үзләрен театр актерлары ролендә сынап карау бәхетенә иреште һәм театр афишасы ясады. 2 нче филиал китапханәчесе Эльза Хәйрулина «Прикоснись к театру» дип аталган викторина үткәрде, VI сыйныф укучысы Екатерина Карпова “Балалайка” җырын башкарды.
Ахырдан, чәй табыны артында җыелышып, укучылар фикер алышты, истәлеккә фотога төште.