Центр детского и семейного чтения

Г. Тукай: “Тормыш юлы һәм иҗаты”

19 апрельдә Балалар һәм гаилә уку үзәгендә  Г.Тукай: “Тормыш юлы һәм иҗаты” дип исемләнгән әдәби вернисаж үтте. Ул Бөек шагыйрь Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан  оештырылып, анда 1нче урта мәктәпнең III сыйныф укучылары катнашты.

Иң элек, китапханәче укучыларны шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды.  Ул шагыйрьнең фотосурәтләре, китаплары, музей-йорты һәм башка фотолардан оештырылган электрон презентация ярдәмендә үтте. Моннан тыш, укучылар китапханәнең уку залындагы китап күргәзмәсе белән танышты һәм аның “И туган тел...”, “Эш беткәч уйнарга ярый” кебек шигырьләрен, “Шүрәле” әкиятеннән өзек укыды. Ахырдан,  “Тукай турында ниләр беләсез?” дигән викторинада катнашып, белемнәрен ныгытты, әкиятләре буенча төшерелгән мультфильмнан өзек карады.