Центр детского и семейного чтения

Г. Тукай: “Тормыш юлы һәм иҗаты”

Бөек шагыйрь Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан, 17 апрельдә Балалар һәм гаилә уку үзәгендә  Г.Тукай: “Тормыш юлы һәм иҗаты” дип исемләнгән әдәби вернисаж үтте. Ул көнне китапханәгә 1нче урта мәктәпнең IV сыйныф укучылары чакылырган иде.

Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турындагы кызыклы әңгәмәгә укучылар зур теләк белән кушылды. Ул шагыйрьнең фотосурәтләре, язган китаплары, музей-йорты һәм башка фотолардан оештырылган электрон презентация белән үрелеп барды. Моннан тыш, укучылар китапханәнең уку залында куелган китап күргәзмәсе белән дә танышты, аның шигырьләрен искә төшерде, “Тукай турында ниләр беләсез?” дигән викторинада катнашты, аның әкиятләре буенча төшерелгән берничә мультфильмын карады.