Центр детского и семейного чтения

Туган ягым – Татарстан

21 февраль көнне Балалар һәм гаилә уку үзәгендә 1нче урта мәктәпнең III сыйныф укучылары өчен "Туган ягым - Татарстан" дип исемләнгән этно-мәдәни дәрес үтте. Аның төп  максаты – мәктәп укучыларына мәдәният төшенчәсен аңлату, республиканың тарихи-мәдәни урыннары белән таныштыру иде.

Китапханәче укучылар өчен “Минем Татарстан” дип исемләнгән кызыклы презентация әзерләгән иде. Аны карап, алар Татарстан символлары белән якыннан танышты, герб һәм флагтагы төсләрнең нәрсә аңлатуын белде, гимн тыңлады, республика шәһәрләре буенча сәяхәт ясап, тарихи урыннар турында кызыклы мәгълүмат алды, шулай ук республикада яшәүче күп милләтле халыкларның гореф-гадәтләре турындагы  белемнәрен дә ныгытты.  

Ахырдан, Г.Тукай әсәре буенча төшерелгән “Кисекбаш” мультфильмыннан өзек карады һәм татлы күчтәнәчләр алды.