“Тарих буенча җәяүләп”
Балалар һәм Яшүсмерләр китабы атналыгы кысаларында, 15 март көнне Балалар һәм гаилә уку үзәге хезмәткәрләре, Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханә һәм 3 филиал хезмәткәрләре белән берлектә, “Тарих буенча җәяүләп” дип исемләнгән квестта катнашты.
Әлеге чарада Лениногорск нефть техникумы студентлары катнашты. Алар берничә “станциядән” торган маршрут буенча хәрәкәтләнеп, китапханәчеләр әзерләгән викторина сорауларына җавап бирергә тиеш булды. Шәһәр һәм район тарихын студентлар яхшы белә икән. Төбәгебезнең танылган рәссамнары, шагыйрь-язучылар турындагы җитди сорауларга төгәл җавап яңгырады.
Бу көнге очрашу Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.